2023 елның 22 ноябрендә дәүләт учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү профсоюзларының Татарстан республика оешмасы президиумының 18 нче утырышы узды, анда Югары Ослан муниципаль районының профсоюз лидеры Лилия Хөрмәтуллина катнашты.
Президиум әгъзалары дәүләт органнарының һәм яшьләр советларының беренчел профсоюз оешмаларының эш практикасы, профсоюзның хисап җыеннары үткәрү, профсоюзның сайлап куелган органнарының эш планы проекты һәм башка мәсьәләләрне карадылар.
Югары Ослан муниципаль районы Яшьләр Советы эш тәҗрибәсе белән район яшьләр советы рәисе урынбасары Татьяна Лазарева уртаклашты.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.