2023 елның 21 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «каршы полоса»оператив — профилактик чарасы үткәрелә.
Әлеге ОПМ үткәрү барышында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полоса буенча чыгу һәм хәрәкәт итү белән бәйле бозуларны туктатуга аерым игътибар бирелә.
- Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы маневр булып тора.
Тизлекне арттыру һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгу – иң авария-хәвефле кагыйдә бозулар. Аеруча куркыныч булып каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу тора, чөнки еш кына бу бозылу үлемгә кадәр бик аяныч нәтиҗәләргә китерә. Барлык автолюбительләрне дә юлларда игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз, - дип мөрәҗәгать итте юл хәрәкәтендә катнашучыларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы «Верхнеуслонский», полициянең өлкән лейтенанты Руслан Сафиуллин.