Төп көтүне сәламәтләндерү һәм сөтле сыерларның ана баш санын яңарту кысаларында, «Коргуза» ҖЧҖ быел көзендә 200 баш нәселле тана сатып алды.
Нәселле терлекләр, 4-6 айлык яшьтә, Киров өлкәсеннән һәм Удмуртия Республикасыннан китерелә.
Шушы көннәрдә предприятие ТР бюджетыннан чыгымнарны субсидияләр рәвешендә, терлекләрнең 40% исәбеннән каплауны алды.
Алынган субсидиянең гомуми суммасы 9 млн. 900 мең сум тәшкил итә.