Укырга, өйрәнергә һәм тагын бер тапкыр өйрәнергә....

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Казан федераль (Идел буе) университетының дәүләт муниципаль идарә югары мәктәбе базасында уза торган «авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча алымнар» программасы буенча авыл җирлекләре башлыкларын ел саен укыту тәмамланды. Укыту программасы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе тарафыннан Татарстан Республикасы Раис администрациясе белән берлектә эшләнде. Ул авыл җирлекләре башлыкларының көндәлек эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләренә, муниципаль берәмлек белән идарә итү өлкәсендәге яңалыкларга кагыла, лекцияләр һәм практик дәресләрне үз эченә ала. Программаның спикерлары булып Фәнни экспертлар да, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә чыгыш ясый. Уку форматы төрле һәм кызыклы. Уку кысаларында Карелия, Саха, Алтай, Түбән Новгород, Киров , Саратов, Самар, Ростов өлкәләреннән һәм Пермь краеннан катнашучылар белән «түгәрәк өстәлләр» узды. Әлеге чараларда хезмәттәшләр практик тәҗрибә уртаклаштылар һәм төрле мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар.

Агымдагы елда 8 авыл җирлеге башлыгы квалификация күтәрү турында таныклык алды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International