Югары Ослан районында "Экология"милли проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләре төгәлләнде.
Агымдагы елда 15 гектар урман фонды - ясалма урманнарны торгызу, 2 гектар урман үстерү, 4 гектар табигый урманнарны торгызуга ярдәм итү утыртылган.
Урманны торгызу эшләреннән тыш, районда урман янгын куркынычсызлыгы буенча эшләр башкарылган. Идел буе урманчылыгы хезмәткәрләре урман утыртмалары буйлап 35 километр озынлыктагы минеральләштерелгән янгынга каршы полосалар төзегәннәр.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты-2024 елга 100% нисбәтендә урманнарның китү һәм яңадан үрчү балансын тәэмин итү.
Милли проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.