Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча республика семинары

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның һәм милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеген оештыруның актуаль мәсьәләләре буенча республика семинары узды.

Югары Ослан районын Татарстан халыклары Ассамблеясының Югары Ослан районындагы вәкиллеге җитәкчесе Анна Елисейчева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина тәкъдим итте.
Әлеге семинарны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты оештырды. Программа бай һәм актуаль булды, күп санлы мәсьәләләр каралды: Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләре, медиа мохиттә актуаль көн тәртибен алга сөрү, Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмаларының җирле бүлекчәләр белән эш тәҗрибәләре һәм башкалар. Программа материалын үз районыбызда гамәлгә ашырачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International