2024 елга үзара салым кертү турында карарлар кабул итү буенча җыеннар тәмамлануга якынлаша. Хәзерге вакытта 61 җыен үткәрелгән. 55 җыенда уңай карар кабул ителде. Юлдуз авылы, Шеланга авылының Заводская урамы һәм Луговая урамы, яр буе Морквашы, Урман Морквашы авылларында яшәүчеләрнең килмәве сәбәпле, алар уздырылмаган. Ике җыенда халык күпчелек тавыш белән тәкъдим ителгән карарга каршы тавыш бирә, гражданнарның яңа тәкъдимнәрен исәпкә алып, кабат җыеннар үткәрү турында карарлар кабул ителә.