Оператив киңәшмә Югары Ослан районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә узды.
Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар карала. Шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды: район сайтына яңалыклар бирү, сайтка һәм җирле үзидарә органнарының рәсми битләренә керүчәнлек, социаль челтәрләрдә һәм җаваплы вазыйфаи затларның федераль кире элемтә платформасында эшләве, объектларны кышкы спорт төрләренә әзерләү, Яңа ел бәйрәм чараларын үткәрү һәм игълан итү, мәгълүмати инфраструктураның иминлеген арттыру чаралары турында, көндәлек һәм атналык чаралар планын формалаштыру, «бердәм цифрлы платформа «милли киңлек мәгълүматлары системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү, район командасының-профсоюз әгъзаларының республика конкурсында катнашу нәтиҗәләре һәм башкалар турында.
Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.