2023 елның 05 декабрендә Югары Ослан муниципаль районы Советының утырышлар залында «2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Югары Ослан муниципаль районы бюджеты турында» Югары Ослан муниципаль районы Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар узды, анда Югары Ослан авылы халкы, учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, районның Иҗтимагый советы вәкилләре катнашты.
Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча «2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Югары Ослан муниципаль районы бюджеты турында» Югары Ослан муниципаль районы Советы Карары проектын карау өчен район Советы утырышына чыгару тәкъдиме кабул ителде.