2023 елның 16 декабрендә роботлар сугышы буенча Чемпионат финалы узачак

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

Россиядә ел саен роботлар сугышы буенча халыкара чемпионат үткәрелә.

2023 елның сентябрь һәм октябрь айларында Россия, Кытай, Төркия, Һиндстан һәм Казахстаннан 58 команда катнашында Чемпионатның ике сайлап алу этабы узды. Чемпионатның ярымфиналы һәм финалы 2023 елның 16 декабрендә Мәскәүдә узачак, анда Россия, Кытай, Төркия һәм Һиндстаннан 16 команда катнашачак. Тамашачыларны ике шоу (Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр), шулай ук танып белү программасы көтә.

Ярымфиналда һәм финалда шулай ук Иннополис шәһәренең «Робозон 2»командасы катнашачак.(җәмгыятькә сылтама: https://vk.com/robozon_2)
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International