9 декабрьдә Казанда «Бердәм РОССИЯ»Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе узды.
Делегатлар фикер алышуына партиянең төбәк бүлекчәсе эшенең нәтиҗәләре, төбәк сәяси советының ротациясе, партия съездына делегатлар сайлау турында сораулар чыгарылды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Раисы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм чыгыш ясады.
Конференция эшендә партиянең Югары Ослан җирле бүлегеннән региональ сәяси совет әгъзасы Марат Зиатдинов, партиянең җирле бүлегеннән делегатлар Роман Тарасов, Фәридә Янтыкова катнашты.
Конференциягә муниципаль район Советында «Бердәм РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе Сергей Осянин чакырылган иде.
Конференциядә партиянең беренчел бүлекчәләренең төбәк конкурсына йомгак ясалды.
Партиянең Коргуза беренчел бүлеге Иң яхшы беренчел бүлеккә әверелә, мактаулы призлы өченче урынны яулый. Партиянең беренчел бүлеге секретаре Дмитрий Плохов җиңүче Дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
Партиянең җирле бүлеге башкарма секретаре Фәридә Янтыкова