Бүген, 11 декабрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, туристлык инфраструктурасын үстерү, салым бурычы, районның мәгариф учреждениеләрендә укучыларның һәм педагогларның температурасын контрольдә тоту һәм Яңа елны бәйрәм итүгә чаралар әзерләү мәсьәләләре каралды.
Үзәк Яңа ел чыршысы 2023 елның 22 декабрендә 17.00 сәгатьтә Югары Ослан авылында «Чемпион»физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә ачылачак.