Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГУ ГИМС Үзәге территориясендә "боз һәм суда уяу булачакмын"рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чара барышында балалар өчен кешене боздан коткару алымнары күрсәтелде, шулай ук авария-коткару техникасы һәм коткару отряды йорт хайваннары белән танышу мөмкинлеге булды.
Бүләкләү тантанасында Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбияләнүче Марк Әхмәдуллин катнашты.