Матюшино мәктәбенең мактаулы остазы

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Минем беренче проектларым» республика проектын сынауда катнашучы өстәмә һөнәри белем бирү программаларын бәяләү буенча республика эксперт советы әгъзалары һәм укытучылар белән очрашуда, үсеп килүче буынны белем бирү һәм тәрбияләү системасына зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Мактаулы остаз» билгесен МБУ «Матюшино урта мәктәбе» тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен оештыручы укытучы Илгизәр Гаделшинга тапшырды. 

Мәктәп коллективы Илгизәр Әнвәр улын чын күңелдән лаеклы бүләк белән котлый һәм укытучы эшчәнлегендә алга таба да җиңүләр тели.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International