ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне белән!

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм белән котлыйм!

Сезнең эш кеше биографиясендәге иң мөһим вакыйгалар белән бәйле: бала туу, туй, юбилей. Профессиональлек, осталык, кешеләр белән юмарт уртаклашкан җан җылысы аларны якты һәм онытылмаслык итә.

Сезнең профессиональлегегез, иҗади потенциалыгыз, җаваплылыгыгыз киләчәктә дә гаиләнең абруен күтәрүгә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, иҗади илһам һәм эштә яңа казанышлар телим!


Башкарма комитет җитәкчесе Р.А. Фәйрушин
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International