Коммуналь хезмәтләргә тарифларны арттыру

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

2024 елның 01 июленнән коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуы көтелә. Татарстан Республикасы Раисының 14.12.2023 № 867 Указы белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексы расланды.

Югары Ослан муниципаль районы өчен ул 15,7% тәшкил итә. Бу 2024-2028 еллар аралыгында Тарифлар 15,7% тан артыкка арта алмый дигәнне аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International