Бүген, 18 декабрьдә, яшьләр яшүсмерләр клубы базасында Яшь сайлаучылар клубының икенче утырышы узды. «Түгәрәк өстәл» эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Марат Зиатдинов, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников һәм Югары Ослан мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Очрашуның модераторы булып традицион рәвештә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин чыгыш ясады.
Очрашуның темасы «Россия Федерациясе Президенты» очраклы сайланмаган, чөнки киләсе елның мартына РФ Президентын сайлаулар билгеләнгән. Конструктив диалог барышында балалар президент вазифасына кем тәкъдим ителә ала, сайлаулар ничек уза, дип гомумиләштерделәр. Илдар Ирек улы укучыларга Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләде, Дәүләт Думасы депутатларының агымдагы эшенә җентекләп тукталды, ә фикер алышу ахырында укучыларның һәм педагогларның сорауларына җавап бирде.