14-17 яшьлек егетләр арасында бокс буенча Казанның ачык беренчелеге башкаланың Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узды. Анда Казан, Арча, Биектау һәм Югары Ослан спорт клубларыннан 182 спортчы катнашты.
Югары Ослан боксчылары бик лаеклы чыгыш ясап, дүрт призлы урын яуладылар, шуларның өчесе беренче.
Антон Палачев, Дмитрий Комиссаров һәм Глеб Мазанов үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә беренчелек җиңүчеләре булдылар. Район үзәгеннән Олег Афанасьев-ярышларның көмеш призеры.
- Мин тәрбияләнүчеләремнең чыгышыннан бик канәгать, - ди балалар тренеры Владимир Капитонов. - Безнең спорт төрендә мондый күләмдә призлы урыннар күптән түгел генә булды!