Бәйрәм көннәрендә КФҮ эш графигы

2023 елның 23 декабре, шимбә

Алда торган бәйрәм көннәре - 1, 2, 3,4,5,6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары;7 гыйнвар– Раштуа - Татарстан Республикасында «Минем документлар» офисларының эш графигы үзгәрә.

Эш көне 30 декабрь дәвам итәчәк:

- Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре бүлекләрендә: 8:00 дән 14.00 гә кадәр.
башка шәһәрләрдә һәм район филиалларында: 8:00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял көннәре.

Игътибар итегез, 9 гыйнвардан ТРда КФҮ ДБУ район филиалларының эш режимы өлешчә үзгәрәчәк.

Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Балтач, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Спас, Чирмешән, Ютазы күпфункцияле үзәкләре гариза бирүчеләрне сишәмбе көнне 8:00дән 17:00гә кадәр кабул итәчәк.

Югары Ослан, Питрәч, Тәтеш, шулай ук Кама Аланы бистәсендәге филиал сишәмбе көнне 8: 00дән 19: 00гә кадәр эшләячәк

Лаеш күпфункцияле үзәгендә үзгәрешләр эш атнасының ике көненә кагылачак. Сишәмбе көнне офис 8:00дән 17:00гә кадәр, пәнҗешәмбе көнне 8:00дән 19:00гә кадәр эшләячәк

КФҮ визитларын планлаштырганда бу мәгълүматны карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International