Бүген, 25 декабрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында районның мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләрендә Яңа ел иртәләрен һәм балл-маскарадларын үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын күчмә тикшерүләр үткәрү, бәйрәм көннәрендә коммуналь хезмәтләр эше һәм Яңа елны бәйрәм итүгә чаралар әзерләү мәсьәләләре каралды.