2023 елның 27 декабрендә сәгать 10да Югары Ослан муниципаль районы Советының утырышлар залында Югары Ослан муниципаль районы Советының район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы карары проекты буенча ачык тыңлаулар үткәреләчәк.
Әлеге чарада җәмәгать оешмалары вәкилләрен, район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын, шулай ук район халкын катнашырга чакырабыз.