2023 елның 27 декабрендә Югары Ослан муниципаль районы Советының утырышлар залында «Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Югары Ослан муниципаль районы Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар узды, анда Югары Ослан авылы халкы, учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча «Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Югары Ослан муниципаль районы Советы Карары проектын карау өчен район Советы утырышына чыгару тәкъдиме кабул ителде.