Китапханәнең байлыгы аның китап хәзинәләрендә генә түгел, төп байлыгы – укучылар, китап һәм китапханәнең тугры дуслары.
Традиция буенча, район үзәк китапханәсе ел саен узып баручы елга йомгак ясый һәм безнең китапханәгә еш йөрүче һәм күп укучы Иң яхшы укучыларны билгеләп үтә.
Иң яхшы укучылар йолдызлыгы 2023, шундый исем астында район үзәк китапханәсендә фото - стенд ясалган, анда китапханәнең иң яхшы укучыларының 2023 елгы фотолары тәкъдим ителгән. Алар төрле яшьтәге, төрле эшчәнлектәге кешеләр, әмма аларны бер нәрсә берләштерә – китапка мәхәббәт.
Без укучыларыбызга озак вакыт тугры укучылар һәм китапханәбезнең тугры дуслары булып калулары өчен рәхмәтле! Барлык укучыларыбызга сәламәтлек, шәхси һәм иҗтимагый тормышта зур уңышлар һәм Яңа Елда уңышлар телибез!
Без сезнең белән очрашуга һәрвакыт шат!