Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге ел дәвамында даими рәвештә гражданнарны кабул итүнең бердәм көнен үткәрү турындагы эшкә йомгак ясый.
Расланган график буенча гражданнарны Югары Ослан муниципаль районы башлыгы, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары, Башкарма комитеты җитәкчесе кабул итә.
2023 елда барлыгы 282 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән күчмә кабул итүләр саны 33.