Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында терлекләрне кышлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм җитәкчеләр тыңланды. Район башлыгы җитәкчеләр алдына яңа ел бәйрәмнәрендә эшне өзеклекләрсез оештыру бурычын куйды. Шул ук вакытта куркынычсызлык техникасы, хезмәт дисциплинасы, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә, белгечләр арасыннан дежурларны билгеләргә.
Бүгенге көндә район фермаларында тәүлегенә 43 тонна сөт савыла, бу узган елгы күләмнән 8 тоннага күбрәк.
Район башлыгы барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, ныклы сәламәтлек теләде.