Югары Ослан районының хөрмәтле православие христианнары!
Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Һәр заманда бу бәйрәм барлык мәсихчеләр өчен иман, сафлык, ихласлык, яхшылык һәм якыннарга мәхәббәт чыганагы булып саналган. Шул ук вакытта бу мөһим вакыйга тормышка, эш-гамәлләргә аеруча игътибар белән карарга мәҗбүр итә.
Безнең районда, анда һәрвакыт төрле милләт һәм дин вәкилләре тыныч яшәгән, Раштуа кешеләр арасында татулык һәм үзара аңлашу символы буларак аерым мәгънә ала. Мондый көннәрдә без дөнья һәм уртак иҗади хезмәтнең үзебезгә бәйле булуын аеруча ачык аңлыйбыз.
Раштуа бәйрәме яктысы православие динендәгеләрнең йөрәкләрендә беркайчан да сүнмәсен, ә Раштуа көннәре шатлык һәм яхшылыкка ышаныч белән тулсын. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим.
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов