Яңа ел каникуллары вакытында 1-8 гыйнварда Югары Ослан муниципаль районының күп кенә торак-коммуналь комплексы оешмалары ял иткән.
Дежур бригадалар чакыру буенча оператив рәвештә чыгып китәләр. 3 гыйнварда Югары Ослан авылындагы күп фатирлы йортта су белән тәэмин итү челтәрләре туңган һәм дистәдән артык фатир сусыз калган. Шул ук көнне «ЗВКС» АҖ дежур бригадасы ремонт эшләре үткәрә. Су берничә сәгатьтән соң бирелде.
Бүгенге көндә Югары Ослан авылына агып торган канализация буенча гражданнарның мөрәҗәгате эшендә.