Бүген, 9 гыйнварда, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында коммуналь хезмәтләрнең бәйрәм көннәрендә эшләве, авыл эчендәге юлларны чистарту, биналарда һәм кабинетларда температура режимы, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә термометрия мәсьәләләре каралды.