Гражданнарның хисап җыеннары

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

2024 елның 15 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Югары Ослан муниципаль районының Авыл һәм шәһәр җирлекләрендә «2023 елда авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшчәнлеге һәм 2024 елга бурычлар турында» гы мәсьәлә буенча гражданнарның хисап җыеннары узачак.

Җыеннар үткәрү графигы район сайтында һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының мәгълүмати стендларында урнаштырылган.
Өстәмә мәгълүмат өчен Сез шулай ук районның башкарма комитетларына һәм район Советы аппаратына(884379) 21668, 21839 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Сезне кызыксындырган сорауны шәхсән бирергә һәм шунда ук район башлыгы һәм төрле хезмәт җитәкчеләреннән җавап алырга тагын бер мөмкинлек бар. Гражданнар җыеннары графигы
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International