"Чемпион" спорт комплексы мәйданчыгында хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча беренче район турниры узды.
Ярышларда алты команда катнашты: прокуратура, полиция, район суды, суд приставлары, Тикшерү комитеты һәм күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлекчәләре.
Ярышлар башланыр алдыннан спортчыларны район башлыгы Марат Зиатдинов һәм прокурор Василий Егоров сәламләде. Соңгысы спорт чарасының инициаторы була һәм анда шәхсән катнаша. Өстәвенә, ул прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә туры китерелде.
Ярышлар судьясы Петр Ильин уен кагыйдәләре турында сөйләде һәм командаларны жирәбәгә чакырды.
Нык көрәштә турнирның җиңүчеләре прокуратура хезмәткәрләре булды. Икенче урында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге командасы, бронза Тикшерү комитетында