Игътибар: 16 гыйнвар кабул итү көне юкка чыгарыла

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Югары Ослан районының хөрмәтле кешеләре! 2024 елның 15-16 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Мәскәү шәһәрендә «Кече ватан — Россия көче»Бөтенроссия муниципаль форумында командировкада. Шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 16 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы Советы бинасында гражданнарны кабул итү гамәлдән чыгарыла.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны һәр сишәмбе 8:00дән 12:00гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итүне башлык урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары шулай ук сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкара.

Шулай ук график буенча (район сайтында урнаштырылган) https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/vpriem.htm) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International