Бүген Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Октябрьский авыл җирлегендә 55 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән ирле-хатынлы Садыйковлар Галимҗан Сабирович һәм Флюрия Галимовнаның «зөбәрҗәт» юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.
"Зөбәрҗәт" туе-эчкерсезлек, ышанычлылык һәм зирәклек үрнәге. Садыйковлар лаеклы хезмәт юлын үттеләр, балалары һәм оныклары өчен үрнәк булган искиткеч һәм ныклы гаилә булдырдылар. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, үзара ярдәмләшү һәм ихтирамлы мөнәсәбәт хөкем сөрә.
Бергә яшәүнең 55 еллыгы хөрмәтенә Садыйковларның исемнәре «районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелә, анда алар үз имзаларын куялар. ГХАТ бүлеге башлыгы Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм тагын озак еллар бергә бәхетле гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар адресына Югары Ослан муниципаль районы Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизовтан, балалардан һәм якыннарыннан бүләк тапшыру белән бик күп җылы сүзләр яңгырады.