Югары Ослан муниципаль районында 15 гыйнвардан авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары һәм хезмәт коллективларында очрашулар уза.
19 гыйнварда муниципаль район Советының утырышлар залында «Администрация» хезмәт коллективының Югары Ослан җирле партия бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова белән очрашуы булды. Очрашуда 2023 елда муниципаль районда республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру һәм 2024 елга бурычлар мәсьәләләре тикшерелде.
Башкарма секретарь киләсе өч еллык сайлау циклы башлануга игътибар итте, 2024 елның 15-17 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауга аерым игътибар бирде.