"Гаилә-ыруг һәм халык кисәкчәсе»

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Президенты Указына ярашлы рәвештә, гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан, Россия Федерациясендә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

Гаилә елы кысаларында район үзәк китапханәсендә «гаилә - ыруг һәм халык кисәкчәсе»күргәзмә - рекомендациясе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхетен төзү принциплары, ата-аналар һәм балаларның үзара мөнәсәбәтләре турында сөйли, гаиләне һәм гаилә традицияләрен саклау, балаларны тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше, актив гаилә ялы буенча киңәшләр бирә. Күргәзмәдә шулай ук китап белән вакытны файдалы үткәрү мөмкинлеге бирәчәк нәфис әдәбият тәкъдим ителә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International