Бүген, 2024 елның 24 гыйнварында, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан бүлекчәсе секретаре «Востокзернопродукт»АҖ хезмәт коллективы белән эшлекле очрашу үткәрде.
Ул район территориясендә гамәлгә ашырыла торган гамәлдәге программалар турында хәбәр итте, алга таба үсеш планнары турында сөйләде.
Хезмәт хакын түләү, язгы кыр эшләренә әзерлек һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау мәсьәләләре тикшерелде. Аннары Марат Зиатдинов коллективның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.