Хезмәт коллективында очрашу

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Традиция буенча гыйнварда район җитәкчеләре район предприятиеләренә һәм оешмаларына баралар, хезмәт коллективлары белән очрашалар, предприятиеләрдә гражданнарны кабул итәләр.

 

24 гыйнварда Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина "Кояшлы" балалар бакчасының хезмәт коллективы белән очрашты. Лилия Илфаровна 2023 елда район территориясендә гамәлдә булган республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде, алга таба үсеш планнары турында хәбәр итте. Очрашуда катнашучылардан килгән сораулар контрольгә алынды.

 

Элегрәк КСП рәисе катнашында АК БАРС банкы, авыл җирлекләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе, районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, КФҮ, Росреестр коллективларында очрашулар узды.

 

Әлеге очрашулар җирле үзидарә органнары һәм район халкының үзара хезмәттәшлеге өчен файдалы һәм нәтиҗәле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International