Бүген, 24 гыйнварда, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Печище мәктәбенең хезмәт коллективы белән эшлекле очрашу үткәрде.
Мәгариф учреждениесе эше турында хисап белән мәктәп директоры Евгений Абызов чыгыш ясады. Аннары район башлыгы район территориясендә гамәлгә ашырыла торган гамәлдәге программалар турында хәбәр итте, алга таба үсеш планнары турында сөйләде һәм коллективның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.