Россия студентлары көнендә Макыл мәктәбендә бик кызыклы очрашу узды.
Мәктәпне тәмамлаучы, ә хәзер җырчы Анастасия Макарова мәктәп укучыларына кунакка килгән. Анастасия безнең районда туган.
Туган авылы Макуловода урта мәктәпне тәмамлый, шунда ук башлангыч музыкаль белем ала, мәдәният институтына укырга керергә һәм үз тормышын сәхнә белән бәйләргә хыяллана, ләкин Казан юридик институтын сайлый. Ике елдан соң җырчы булу теләге аны Казан дәүләт консерваториясенә китерә, анда ул һөнәри белем ала башлый.
Бик дустанә һәм җиңел шартларда узган очрашуда Анастасия балаларның сорауларына җавап бирде, мастер-класслар сериясен үткәрде, үз җырларын җырлады, ә аннары хәтта укучыларны да үзенә кушылырга чакырды.
Очрашу ахырында чарада катнашучыларның барысы да истәлеккә гомуми фото төшерделәр.