Югары Ослан муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендәге түбәндәге сорауларны карадылар:
1. Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында;
2. Терроризмга каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган сәяси, социаль-икътисади һәм башка процессларны мониторинглауның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында;
3. Олы Мәми, Курал авыл җирлекләрендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлекнең торышы, шул исәптән авыл җирлеге территориясендә булган дини оешмалар һәм кешеләр белән эшләү турында.
Барлык җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.