Быел беренче киңәшмә Югары Ослан районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә узды.
Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар карала. Шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды: район сайтына яңалыклар бирү, сайтка һәм җирле үзидарә органнарының рәсми битләренә керү, социаль челтәрләрдә эшләү, 2023 елда муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында.
Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.