27-28 гыйнварда Казанда «Татарстанның бадминтон өметләре» бадминтон буенча ярышлар узды.
Әлеге ярышларда тренер Петр Ильин җитәкчелегендә ярышларның зона этабында сайлап алынган Югары Ослан спорт мәктәбенең яшь бадминтончылары катнашты.
Козлова Анастасия, Мякишева Майя, Мякишева Алиса, Смирнов Владислав уңышлы чыгыш ясап, үзләрен көчле көндәшләр итеп күрсәтәләр.
Бик яхшы! Ирешкәннәребездә тукталмаска телибез!