Югары Ослан муниципаль районының профсоюз активы конференциясе

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 29 гыйнварында район Советының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы муниципаль учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары конференциясе узды.

 

Конференция эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, профсоюз активистлары катнашты.

 

Профсоюз оешмаларының сайлап куелган профсоюз органнары эше һәм территориаль–Тармак килешүен үтәү нәтиҗәләре турында хисап доклады белән Лилия Хөрмәтуллина чыгыш ясады. Ул 2023 ел дәвамында эш бирүчеләр һәм профсоюз органнары тарафыннан килешүнең йөкләмәләрен үтәү буенча планлы эш алып барылуын билгеләп үтте. Профсоюз лидеры актив эшчәнлеге өчен беренчел оешмаларга рәхмәт белдерде һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләде.

 

Марат Галимҗан улы үз чыгышында районда профсоюз әгъзаларының социаль-хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрен хәл итү буенча профсоюз белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылуын билгеләп үтте һәм алга таба да уңышлы эш теләде.

 

Конференциядә катнашучылар муниципаль учреждениеләрнең һәм районның иҗтимагый хезмәт күрсәтү өлкәсендәге беренчел профсоюз оешмаларының эшен хисап елында канәгатьләнерлек дип таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International