Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген «Казан-Экспо» МВЦда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегия агросәнәгать комплексының 2023 елгы эш йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышланган.

 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш башланганчы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм башка рәсми затлар озатуында эре габаритлы техника күргәзмәсен карады, шулай ук үзмәшгульләр, фәнни оешмалар һәм кече хуҗалык итү формалары продукциясе тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты.

 

Киңәйтелгән утырышта төп доклад белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады, анда 2023 елга йомгак ясады һәм авыл хуҗалыгы формированиеләрендә эре мөгезле терлекләрнең баш саны 3 процентка, яки 19 мең башка кимегәнен билгеләп үтте. 27 районда терлекләр саны буенча тискәре динамика күзәтелә. Бу кайбер авылларның яшәешен куркыныч астына куярга мөмкин.

 

Утырышта районнан Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль районының ТР буенча авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит Галимҗан улы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International