2 февральдә районның барлык мәктәпләрендә илебез һәм дөнья тарихында бөек дата - совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелде. Тәрбияләү буенча директор киңәшчеләре һәм укытучылар укучылар белән берлектә Сталинград сугышы темасына кинолекторий, "Җиңүнең Бөек сугышлары" мультимедия квесты, класс сәгатьләре үткәрделәр, алар барышында укучылар видеороликлар карадылар, ә аннары сорауларга җавап бирделәр. Кайбер мәгариф учреждениеләрендә чаралар авыл китапханәләре хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде.
Үткәрелгән чаралар чираттагы тапкыр укучыларга Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы барышындагы иң зур сугышларның берсе һәм Икенче бөтендөнья сугышының борылыш этабы булуын искә төшерә.