Бүген, 5 февральдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында юлларны һәм җәяүлеләр зоналарын кардан чистарту, шулай ук контейнер мәйданчыкларын чистарту, балаларны белем алуга вакытында китерү, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарын үткәрү нәтиҗәләре һәм Югары Ослан муниципаль районы Советының хисап утырышына әзерлек буенча оештыру чаралары каралды.