Россия Фән көне белән

2024 елның 9 феврале, җомга

Кичә безнең илдә Россия Фән көне билгеләп үтелде. Быел Россия Фәннәр академиясенә 300 ел тулды. "Фән, мәгариф, мәдәният, әдәбият, безнең бөек рус теле Чын мәгънәсендә көчле дәүләт төзелә торган ныклы нигез булдыра", - дип саный Россия Президенты Владимир Путин.

Югары Ослан муниципаль районында Иннополис Университетында 17 лаборатория һәм 9 фәнни үзәк эшли, аларда ясалма интеллект, робототехника, big data, программалар эшләү, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә тикшеренү эшләре алып барыла.

-Робот-сортировщик, робот-төзүче, экзоскелет, робособака, робот — манипулятор, йөзүче платформа һәм безнең барлыгы 85 проектыбыз бар, - дип аңлатма бирделәр университетта.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International