Гаилә-туганлык төркеменең берничә буыны вәкилләре Берләшкән гаиләләрне (яшь чикләүләре булмаган кимендә ике буыннан) катнашырга чакырабыз.
Фестиваль программасы үз эченә ике блокны ала:
1. Милли (гаилә) ризыгы
2. гаилә командалары конкурсы Шәҗәрә презентациясе (бию, җыр, театральләштерелгән куелыш, гаилә костюмы презентациясе)белән концерт номеры
Нәсел шәҗәрәсе гаиләне тасвирлау, гаилә реликвияләре һәм коллекцияләре турында материаллар, тормыштан кызыклы фактлар. Нәсел шәҗәрәсен баннер-коллаж, стенд, панно, альбом (кечкенә күргәзмә)рәвешендә бизәү
Иң күп балл җыйган өч гаилә династиясе җиңүче була.
Муниципаль этап җиңүчеләре (1,2,3 урын) 50 мең, 40 мең, 30 мең сум дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә.
Зона этабында җиңүчеләр (1,2,3 урын) дипломнар һәм 100 мең, 80 мең, 60 мең сум акчалата призлар белән бүләкләнә.
884379-2-14-85 телефоны буенча белешмәләр (Башкарма комитетның архив эше буенча секторы)
Фестиваль турындагы нигезләмә белән тулысынча ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин https://arhiv.tatarstan.ru/file/pub/pub_4064141.pdf