2024 елның 15 февралендә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вазыйфаи затлары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү булачак.
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Гражданнарны кабул итү Югары Ослан авылы, Чехов ур., 32 йорт адресы буенча урнашкан яшьләр (яшүсмерләр) клубы бинасында үткәреләчәк.
Телефон буенча белешмәләр: 2-18-36