Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика халкына 17 февральдә старт алачак «ИнформУИК» – РФ Президентын сайлау турында сайлаучыларга мәгълүмат бирү проектында катнашучыларның ничек итеп җиһазландырылачагын искәртте.
"Участок сайлау комиссияләренең 10 меңгә якын әгъзасы булачак тавыш бирү турында сөйләр өчен татарстанлыларның йортларына барачак. Сөйләшү вакытында татарстанлыларга үзләре турында шәхси мәгълүмат бирергә яки шәхси документларын күрсәтергә кирәкми", - диелә Үзәк сайлау комиссиясе Телеграм-каналында.
"ИнформУИК" проектында катнашучыларны түбәндәге детальләр буенча танырга мөмкин булачак:
президент сайлаулары символикасы белән баш киеме;
латин хәрефе V формасындагы зур һәм күренеп торган күкрәк билгесе;
исемле бейдж;
брендлы планшет;
сайлау комиссиясе әгъзасы таныклыгы;
президент сайлаулары турында брошюралар.
Кичә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә журналистларга Россия Президентын сайлауда урап узучыларның экипировкасын күрсәттеләр.
Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат кертелгән: Владислав Даванков (яңа кешеләр партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак)