Бүген, 19 февральдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында юлларны һәм җәяүлеләр зоналарын кардан вакытында чистарту, "Пушкин картасын" гамәлгә ашыру, шулай ук агымдагы елда район территориясендә төзелеш эшләрен планлаштыру мәсьәләләре каралды.